25 мартта рәссам Рәвкать Шәйхулла улы Кәримуллинның тууына 85 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Рәссам сәнгате – кыйммәтле хәзинә” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Аның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация ясалды.
Шармыш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында «Эти книжки, для вас ребятишки!» исемле күргәзмә эшләнде. Бу китаплар, барлык сорауларга да җавап бирергә ярдәм итәчәк.
23 март көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында «Белемле бала» республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиада, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда интеллектуаль, иҗади сәләтләрне үстерү, актив тормыш позициясен киңәйтү, логик фикерләү, заманча дөньяда ориентлашу максатыннан, "Республика олимпиада үзәге белән берлектә үткәрелде. Тантаналы шартларда өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. барлык җиңүчеләрне, призерларны һәм балаларны әзерләгән педагогларны котлап, “Белемле бала” республика олимпиадасы дипломнарын тапшырыды.
Субаш авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм дипломга ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.
Ачы авыл китапханәсендә беренче көн "Эй, спешите вы сюда! Неделя книги в гости к вам пришла!” девизы астында үтте.
Китапханәдә «Книги для детей» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, «День рождения книги» бүлегендә 2020 нче елда юбилейлары булган китаплар җыелды. Китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрелде.
Китап укучылар стенд аша китапханәнең ай, квартал эш планнары белән таныша алалар. Шулай ук биредә «2020 елның юбиляр китаплары», «Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССРга 100 ел» темаларына мәгълүмат алырга була.
Сый - нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 24 март Су көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрелде.
Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучы Хәсән Сарьянның тууына 90 ел тулуны билгеләп “Язучы һәм тәрҗемәче” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә язучының китаплары һәм матбугат мәкаләләре урын алды.
Агымдагы елнын 25 март конне «Агролак» ЖЧШ нен Шэтке авылындагы билэмэсендэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау узды.
Октябрь аенда узачак Ботенроссия халык санын алу гаилэ һэм йорт хужалыкларынын санын, составын ачыкларга ярдэм итэчэк, милли-тел составы, белем дэрэжэсе, миграция, фактик гаилэ структурасы һэм башка бик куп нэрсэлэр турында мэгълуматлар бирэчэк. Ботен дэулэт статистикасын ачыклаячак, бу, уз чиратында, хакимиятнен барлык дэрэжэлэрендэ карарлар кабул итунен нэтижэлелеген арттырачак.