ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Олы Нырсы авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Про чтение стихов 2020» дигән челтәрле акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Акцияне оештыручы - Воткинск шәһәренең А.А. Фурманов исемендәге «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе.

Баландыш авыл китапханәсе Воткинск шәһәре А. Фурманова китапханәсе  #прочтенистихов2020 челтәрле акциядә катнашты һәм дипломга лаек булды. Акция ел саен 21 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде.

Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.

Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре.  Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр ул - тормышның көзгесе. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ артистларыбызның тормыш юллары һәм иҗатларына багышлап “Театр – серле дөнья” исемле күргәзмә булдырылды.

Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес – Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган “Үзебез сайлаган язмыш” дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.

Янгыннар hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту максатыннан 27 февральдән 23 мартка кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча россиякүләм конкурсның район этабы үткәрелде. Конкурста 6 мәктәп, 10 балалар бакчалары  катнашты. Призлы урыннарны Ленин, Алан, Олы Мәтәскә, Теләченең №.2, 1, Максабаш балалар  бакчалары, Югары Кибәхуҗа, Баландыш мәктәпкәчә төркемнәре яулады, ә мәктәпләр арасында Югары Кибәхуҗа, Теләче, Баландыш, Кече Кибәхуҗа, Үзәк, Шармыш мәктәпләре ия булдылар. 1 урын алучыларның эшләре Республика этабына җибәрелде.

27 март көнне Казан шәһәре Киров районының В.А. Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81-нче номерлы рус - татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыри исемендәге XVIII регионара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды.Укулар читтән торып үткәрелде. Безнең районнан бу укуларда Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Хәлилова Алия (җитәкчесе – Хәлилова Лариса Ринат кызы) һәм 10 сыйныф укучысы Хәйретдинова Алия (җитәкчесе-Зарипова Лилия Габдрәүф кызы),Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Айсинә (җитәкчесе-Закирова Айсылу Габдулла кызы), Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Алисә (җитәкчесе-Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы), Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (җитәкчесе-Шакирова Әлфия Зөфәр кызы) катнаштылар.Укуның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Туасы җырларым бар әле…"  дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә аның тормышы, иҗаты  турында  мәгълуматлар  һәм зыялыларыбызның истәлекләре тупланды.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саф һавада көн саен балалар белән уеннар оештырабыз . Язгы табигатьне күзәтү,яз  кояшыннан  хозурлану бигерәкрәхәт! Табигатьнең уянуын , кар эрүен күзәтү бигрәктә кызык балаларга . 

Конструкторлар белән уйнау балаларның уйлау сәләтен үстерә, вак кул чукларына да аның файдасы бик күп. Зурлар төркеме балалары да бүген бик тырышып, бөтен күңелләрен биреп трактор, машина, өй, ракета ясадылар. Гомумән, ЛЕГО консрукторлар эксперимент ясаганда да, математика,рәсем сәнагате булсынмы- барлык шөгыльләрдә дә киң кулланыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International