Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген ветераннар алдында баш иеп, аларның тиңдәшсез батырлыгына, рух ныклыгына сокланабыз.Бүген, 9 май көнне, Теләче муниципаль районы мәдәният бүлегеннән бер төркем волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып Җиңү көне белән котлады.