ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 19 март көнне Шәтке авылында Ватаныбыз, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә багышланган “ТАССР тарихында – авылым чагылышы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә 1952-1959 елларда ТАССР Югары Советы рәисе булып эшләгән Шәтке авылында туып үскән Низамов Сәлах Низам улы турында сөйләнде. Шулай ук ТАССР чорында эшләгән авылдашлар турында күп чыгышлар булды. Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды. ТАССР һәм авыл тарихлары турында презентация күрсәтелде. Шигырьләр, истәлекләр укылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес-Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган «Үзебез сайлаган язмыш» дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.
Акция Туфан Миңнуллинның тарихи истәлеген саклау, әдәби-мәдәни мирасын популярлаштыру, шулай ук катнашучыларның тәкъдим ителгән эшләреннән видеофильм ясау максатыннан үткәрелә. Әлеге акциядә Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Фаляхова катнашып, «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасыннан видеоролик җибәрде.
Гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар.. Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш. Гаилә белеменең максаты балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен хәзерләү, гаилә кыйммәтләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, бертуганнарны, туганнарны хөрмәтләргә өйрәтү, гаилә традицияләренә тугрылык кебек төшенчәләрне бала аңына сеңдерү. Без моны Шәдке балалар бакчасында эшчәнлек, экскурсия, әңгәмәләр, матур әдәбият уку , табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр ,җырлы-биюле уеннар ,дидактик һәм сюжетлы рольле уеннар ярдәмендә тормышка ашырырга тырышабыз.
2020 елның 20 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллин Зәкәрия Абдулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәкәрия абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Зәкәрия абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.
Теләче урта мәктәбе укучылары Хәмидуллина Әдилә , Хәмидуллина Камилә “ Созвездие – Йолдызлык” республика яшьләр эстрада фестивалендә катнаштылар һәм конферанс номинациясендә “ Иҗади эзләну өчен” дипломы белән бүләкләнделәр. Алексеева Регина « Вокал – соло» . номинациясендә II урын алды һәм дипломга ия булды. Укучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
15 март көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хаҗипов Ф.А. «Салават күпере» китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза» дигән мастер - класс үткәрде. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк. Китапханәче башта Алексей Ярушниковның «Әни йөрәге» хикәясен укыды. Аннан соң балалар Елена Благинина, Яков Аким, Валентин Берестовның әнисе турында шигырьләрен сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну һәм сөенеч белән әниләренә бүләк итеп ваза - сюрприз әзерли башладылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Олы Нырсы авылы китапханәчесе сугыш ветераны Писарев А.И. янында очрашуда булып кайтты. Очрашу вакытында ул үзенең медалләре турында сөйләде.
Сәламәт булырга теләмәгән кешене күз алдына да китерүе кыен. Чөнки сәламәтлек-иҗтимагый үсешнең мөһим күрсәткече. Без кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, төрле авыруларны профилактикалау проблемасын бик актуаль дип саныйбыз, шуңа күрә даими рәвештә әңгәмәләр, газета-журналларга һәм әдәбиятка күзәтү үткәрәбез. Алан авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә, медицина хезмәткәре Хәсәнова Н. катнашында «Сәламәт буласың килсә...» дигән темага чара узды. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде.
Алан авылы китапханәсе «Василий Теркин” поэмасының язылуына 75 ел тулу уңаеннан һәм А.Т.Твардовскийның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Верный фронтовой друг Василий Теркин” дип исемләнгән акциягә катнашып, дипломга лаек булды.
Китап укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр һәм яңа китапларга күзәтү үткәрделәр. Һәр кеше үзенә ошаган китапны өйләренә укырга алды. Халыкка стационардан тыш хезмәт күрсәтү мөһим социаль роль уйный - теге яки бу сәбәпләр аркасында стационар китапханәгә йөри алмаучыларга төп китапханә хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә.