ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Районда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә. 2019 елда Теләче авыл җирлегендә адреслы хуҗалык буенча искәрмәләрне бетерүдә урам исемнәре белән 170 данә аншлаг, йорт номерлары белән 500 данә аншлаг алыштырылды. 2020 елда авыл җирлекләрендә урам исемнәре һәм йортларның номерлары белән аншлагларны алмаштырырга планлаштырыла.

12 февраль көнне район балалар китапханәсендә, Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасына йөрүчеләр өчен, бөек татар язучысы М. Җәлилгә багышланган «Халкыбыз каһарманы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт еллары, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакыйгалар турында белделәр. Шулай ук М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» әсәре буенча төшерелгән мультипликацион фильм тәкъдим ителде. Соңыннан балалар шагыйрьнең күргәзмәгә куелган китаплары белән таныштылар.

Сәламәт яшәү рәвеше – һәр гаиләнең нигезе. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек – зур байлык” исемле темага буклет эшләнде һәм күзәтү ясалды. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр.

9 нчы февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап әдәби уку үткәрелде. Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды.“Алар көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхесләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Китапларына күзәтү үткәрелде.

8  – 10   нчы   февраль  көннәрендә  татар теле  буенча  республика олимпиадасының йомгаклау  этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары  Галимова Нәфисә , Нуруллина Айсинә  һәм Тимербаева  Динә катнаштылар. Йомгаклау  этабында Галимова Нәфисә  һәм Тимербаева  Динә призер булдылар , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  республика олимпиадасына  татар теле һәм әдәбияты    укытучылары  Асадуллина  З.Н.,  Ибрагимова Г.М. һәм А.М. Гильфанова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

6 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә  яшь спортчылар   Бөек Ватан сугышышда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган   пневматик мылтыктан  ату ярышында катнаштылар. Яшь спортчылар ату буенча үзләренең күнекмәләрен күрсәттеләр.

Шәтке авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарының һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче 10 сыйныф укучыларына партизаннар, партизаннар сугышы алымнары турында сөйләде. Балалар яшь герой Валя Котикның батырлыгы турында белделәр.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

10нчы февраль  көнне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнеңөлкән инспекторы Тимерханов Л. М. Шәдке балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде.

9 февраль көнне Алан авыл китапханәсенә балалар "Әкият эчендә хикмәт бар"дип исемләнгән чарага килделәр. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, яшь укучыларыбыз "Татарстан-минем Ватаным" дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрделәр, татар балалар язучыларының әкиятләрен укыдылар, чөнки нәкъ менә әкиятләрдән  баланы матур әдәбият белән таныштыру башлана. Балалар бик теләп «Әкияттә – безнең дусларыбыз» дигән әкият викторинасында катнаштылар, рус һәм татар әкиятләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А .Г. "Кеше тәрбияләү" конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International