8 – 10 нчы февраль көннәрендә татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Галимова Нәфисә , Нуруллина Айсинә һәм Тимербаева Динә катнаштылар. Йомгаклау этабында Галимова Нәфисә һәм Тимербаева Динә призер булдылар , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны республика олимпиадасына татар теле һәм әдәбияты укытучылары Асадуллина З.Н., Ибрагимова Г.М. һәм А.М. Гильфанова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!