9 февраль көнне Алан авыл китапханәсенә балалар "Әкият эчендә хикмәт бар"дип исемләнгән чарага килделәр. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, яшь укучыларыбыз "Татарстан-минем Ватаным" дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрделәр, татар балалар язучыларының әкиятләрен укыдылар, чөнки нәкъ менә әкиятләрдән баланы матур әдәбият белән таныштыру башлана. Балалар бик теләп «Әкияттә – безнең дусларыбыз» дигән әкият викторинасында катнаштылар, рус һәм татар әкиятләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.