Атналык кысаларында 27 ноябрь көнне инглиз теле укытучысы Хабибуллина Л.И. "A magic trip to English land" конкурсы үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп белем ярышында көч сынаштылар. Команда капитаннары Нигматзянова Р. һәм Рахматуллина Д. үзләренең белемле булуларын күрсәттеләр.
1 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсе янында - “Табигатьнең һәр мизгеле матур” дигән девиз астында, балалар өчен «Беренче карда – синең эзең» исемле уеннар кичәсе булып үтте. Бу чара балаларда табигатькә соклану хисе, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде. Беренче кар өстендә балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды.
28 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупция балалар күзлегеннән» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.
Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар үз эшләрендә коррупция һәм аңа карата үз карашларын күрсәтергә тырыштылар.
29 ноябрь көнне “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район бәйгесе кысаларында, Урта Мишә авыл клубында Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” исемле комедиясе күрсәтелде.
30 ноябрь көнне Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор коллективы Менделеевск районының Иске Гришкино авылында үткәрелгән Төбәкара керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашты. Алар II дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Теләче урта мәктәбендә кулланылган батареяләрне җыю акциясе бара. Кулланылган батареяләрне җыю акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ООО «Дюрасел Раша» оештыра. Кулланылган батареяләрне җыю акциясе ике этаптан тора , 31 нче майга кәдар дәвам итәчәк. Кулланылган батареяләрне җыю акциясендә актив кайнашыйк.
Балалар Блокның иҗат үсеше дәвамында аның Ватан турындагы күзаллаулары ничек үзгәрүен һәм бөек шагыйрьнең ил язмышы турындагы фикерләре нинди булуын күзәттеләр. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Чара югары дәрәҗәдә узды. Артистлар әниләр турында җырлар башкардылар, бик күп матур шигырьләр сөйләделәр, залда тере музыка яңгырады.
«Кышка әзерләнүче куян турында әкият» нәни тамашачыларга бик ошады. Балалар һәрберсенең үз тарихы булган, балаларның шәфкатьлелеге, күңел җылысы салынган берсеннән - берсе уңай персонажлар белән таныштылар.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарих укытучысы Асманова Т.М. фән атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исемле интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар.