ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

1 декабрь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре  “Культура”  милли проекты  буенча төзелгән Югары Мәтәскә авылында 50 урынга исәпләнгән яңа клубны ачу тантанасында катнаштылар.

30 ноябрь көнне  Үзәк авылы мәдәният йортында   “Аврора” театр коллективы тарафыннан  Тарас Дроздның "Это девушки-война” спектакле сәхнәләштерелде.

30 нчы ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында, Театр елы уңаеннан һәм район буенча театр коллективлары арасындагы смотр конкурс кысаларында, Баландыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» театр коллективы тарафыннан Т.Миңнуллинның «Без бит авыл малае» дип исемләнгән комедиясе сәхнәгә куелды. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм кайнар алкышларга күмелде.

Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне таратучы кешеләргә дә түземле булырга чакыра. Әбде авыл китапханәсендә «Күп йөзле куркыныч» дип исемләнгән чара узды. Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырырга мөмкин булуы һәм моннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү иде. Яшүсмерләр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү өчен барлыкка килүе турында белделәр. Чара ахырында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде.

30 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә, ТР Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, республиканың дәүләт символларының берсе буларак, гражданлык һәм патриотизм, Туган илебез өчен горурлык, тарихны өйрәнүдә омтылышларны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

1 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча Теләче район хастаханәсе табибәсе Ихсанова Ольга Федоровна белән “Мин сәламәт яшәү яклы”дип исемләнгән диспут үткәрелде.  Соңыннан Ихсанова О.Ф. сорауларга җаваплар бирде.

1 декабрь көнне Байлар Сабасында төньяк-көнбатыш Лигасының командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.  Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы составында  Мөбәрәкшина Ч. , Мөхәммәтшина Р, Заббарова Ф., Шакирова Н., Шакирова Ф., Тимербаев Р.  катнаштылар. Команда 2 нче урынны яулады һәм финал этабында 21 декабрьдә Казан шәһәрендә катнашачак. Уңышлар телибез!

Әлеге ярышта балаларга өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә тәрбияләнүче 5 бала катнашты.

30 ноябрь көнне “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район бәйгесе кысаларында, Баландыш авыл клубында Т.Миннуллинның  “Без бит авыл малае” исемле спектакль күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International