Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне таратучы кешеләргә дә түземле булырга чакыра. Әбде авыл китапханәсендә «Күп йөзле куркыныч» дип исемләнгән чара узды. Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырырга мөмкин булуы һәм моннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү иде. Яшүсмерләр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү өчен барлыкка килүе турында белделәр. Чара ахырында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде.