Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 3 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. тумыштан сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Чернова Натальяның өенә барып, хәлләрен белеп кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чараның максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.
3 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пусть доброта согреет ваши души» исеме астында мөмкинлекләре чикле балаларга китаплар бүләк итү акциясе оештырды. Китап – ул якыннарыбызга һәм дусларыбызга бирә алган иң кирәкле һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Бүгенге көндә бүләккә китап бирү традициясе актуальләшә бара. Чөнки китап – могҗиза тудырырга сәләтле зур бүләк ул. Шул рәвешле бүген без дә күпмедер дәрәҗәдә яхшылык эшли алганбыздыр дип өметләнәбез.
3 декабрь көнне Ачы авыл китапханәсендә "Билгесез солдат - Билгесез герой" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.
Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.
Торак йортларның исемлеген актуальләштерү ике этапта узды:
Беренче этап - административ мәгълүматлар, бигрәк тә, Федераль мәгълүмати адреслы система (ФИАС) белән тиңләштереп чагыштыру;
Икенче этап - адресларның теркәүчеләр тарафыннан тәгаенләнүе.
2 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә район ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта укучы балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләүдә ата – аналарның һәм мәктәпнең роле турында актуаль мәсьәләләр каралды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, “ Росток” реабилитация үзәге педагог-психологы Цагарелли Елена Борисовна, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары Якупова Линара Канифовна, Якупова Резеда Зуфаровна, Шакирова Гульнара Ринатовна, фәннәр буенча методист Кукаркина Валентина Марсовна, район ата –аналар комитеты председателе Майсурадзе Лариса Костовна һәм чыгарылыш сыйныф укучылары ата-аналары катнашты.
3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Чара мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның "Шалкан"әкияте белән башланды. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр.
Балаларда кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү, кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан, Теләченең 2 нче балалар бакчасында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр, төрле бәйгеләр һәм күргәзмәләр үткәрделәр.
2 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча актуаль мәсьәләләр»темасына гомумрайон ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Көн тәртибе буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция республика үзәге педагог – психологы Царелли Елена Борисовна, ДЙА оештыру буенча муниципаль координатор Кукаркина Валентина Марсовна чыгыш ясадылар. Җыелыш ата-аналар өчен бик файдалы булды .
3 нче декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, инвалидлар декадасы уңаеннан, сәламәтлекләре чикле булган китап укучылары өчен, "Бүләк итик йөрәк җылысын" дип исемләнгән чара уздырды. Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аралаштылар. “Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, “Күңел җылым бизәкләрдә” дигән кул эшләре күргәзмәсе дә зур кызыксыну белән кабул ителде. Кичәдән һәр кунак күтәренке кәеф белән таралды.