"Мәгълүмати база - торак йортларның исемлеген булдыру - Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенең мөһим этабы булып тора.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Торак йортларның исемлеген актуальләштерү ике этапта узды:

Беренче этап - административ мәгълүматлар, бигрәк тә, Федераль мәгълүмати адреслы система (ФИАС) белән тиңләштереп чагыштыру;

Икенче этап - адресларның теркәүчеләр тарафыннан тәгаенләнүе.

Теркәүчеләр йортлар исемлегенә һәм картографик материалга төгәллек керттеләр. Исемлеккә барлык йортлар да, шул исәптән вакытлыча кешеләр яшәп торучы йо.ртлар да кертелде.

Торак йортларның исемлеген актуальләштергән вакытта тупланган мәгълүматлар 2020 елда үтәчәк Бөтенроссия халык саны алу капаниясен оештыру планын төзүдә төп нигез булып тора. Оештыру планын төзегәндә биләмәләр санлы һәм исәпкә алу участокларына бүленеп, персоналның саны билгеләнәчәк.

Россия статистика хезмәте Бөтенроссия халык саны алу кампаниясенең эмблемасын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International