Интеллектуаль уен “Белем иленә сәяхәт”

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм  интеллектуаль уены үткәрелде.  Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты.  Чара мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның "Шалкан"әкияте белән башланды.   Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр. 

Нәтиҗәләр:   1 урын - Үзәк урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары командасы.

                       2 урын - Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары командасы.

                       3 урын - Теләче урта мәктәбе Олы Нырсы урта мәктәбе, Иске Җөри урта мәктәбе, Баландыш төп мәктәбе.

         Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе грамоталар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International