Балаларда кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү, кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан, Теләченең 2 нче балалар бакчасында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр, төрле бәйгеләр һәм күргәзмәләр үткәрделәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләре ярдәме белән төрле материаллардан ясалган, үзенчәлекле җимлекләр алып килде. Аннан соң аларны балалар тәрбиячеләре Хәбибуллина Э.М. белән бергә бакча ишегалдындагы агачларга элделәр. Балалар хәзер көн саен җимлекләрне тикшереп, аларга җим салып торалар.