ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 ноябреннән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.

1 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Читаем книги  разных народов»  дип исемләнгән акциясе белән оешма-предприятиеләрдә  китапларны тәкъдим иттеләр һәм  күзәтү ясадылар.

Бу бәйрәм түгел, ә җәмгыятькә һәм һәрберебезгә, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән,  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәвен хәтерләткән бәла билгесе. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Минем күңел-гөлләр иле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Балаларны саклап” дигән темага әти- әниләр җыелышы үтте.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә WorldSkills  яшь һөнәрчеләр конкурсының мәктәп туры үтте. Конкурста укучылар 6 номинациядә көч сынаштылар:

31 нче октябрьдә  Теләче урта мәктәбендә  Дәүләт янгын  надзоры хезмәткәре, өлкән испектор ,  майор Тимерханов Ленар Марселевич булып китте. Ленар Марселевич мәктәптә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде.

31 октябрь көнне район мәдәният йортында, мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов катнашында  мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.

Кече Мирәтәк  авылында “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр “Яшел Россия” акциясе уздырганнар.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

12 ноябрь көнне район Советының актлар залында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International