ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар кече яштән үк тикшерергә, эзләнергә яраталар,  ә җәй - кояш яктылыгы, җил, су, ком белән тәҗрибә уздыру өчен иң яхшы чор. Җәй көне генә пычранудан һәм чыланудан курыкмыйча, туйганчы тәҗрибәләр ясап була.

24  июль көнне   “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында   Түбән Саурыш  авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  

Шахмат- уены, ул балаларга бик күп шатлык, ләззәт һәм аларның акыл үсеше өчен нәтиҗәле чара.  Шахмат уены фикерләүне тәртипкә сала, бала җыела, үз-үзен тәнкыйтьли башлый, мөстәкыйль уйларга, карарлар кабул итәргә өйрәнә. Шул ук вакытта шахмат - дустанә һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә торган аралашу өчен менә дигән форсат.

Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   республика  районнары  белән     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.    Зәй районы көзге  боңдайны  җыюга  кереште,  Буа районы -  борчак  җыюга,     ә  Азнакай, Аксубай, Апас һәм  Нурлат  районнары    арпа  җыюга керештеләр.  Республика буенча  барысы     4 000 тонна  ашлык  суктырылган, уртача  уңдырышлылык  - 36,5 ц/га.


3
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 1 август көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Мостафина Саҗидә Миннәхмәт кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Саҗидә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

“Тюлячинка” паркында чираттагы ял  киче дә бик күңелле үтте. Район халкы шашка-шахмат уйнау белән беррәттән “Сюрприз” бию төркеме оештырган  бию флешмобында катнашты, балалар рәхәтләнеп дарт уйнады. Кичә ахырында кино күрсәтү оештырылды.

23 июль  көнне Максабаш авылы мэдэният йортында китапханэче  белэн берлектэ «Ут кешенен дусты  һәм дошманы » дип исемләнгән  “Балачак” берлэшмэсенэ йоручелэр очен әңгәмә үткәрелде. Энгэмэ барышында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.  Соңыннан балалар утның дус та дошман да икәнен аңлатып рәсем ясадылар.

Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул Казанский Сабантуе. 21 июль көнне Тэмте авылында узган "Казанский"  Субаш авылы клубында шөгыльләнүче «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле  дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International