19 июль көнне Субаш авыл клубында берләшмәләренең отчет концерты булып узды. “Иң яхшы авыл клубы хэм мәдәният йорты - 2019” республика конкурсы кысаларында әзерләнгән чыгышларны, районыбызның мәртәбәле жюри членнары бәян итте.
Ул эшлиме сәфәрдә район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы белэн очрашып сөйлэште, район архивының эшчәнлеге белэн танышты.
Хәрәкәтчән уеннар һәм күнегүләр үткәрү балаларның хәрәкәт активлыгын арттыра, сәламәтлекне яхшырта. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре үзләренең тәрбияләнүчеләре белән саф һавада элек өйрәнелгән уеннарны даими искә алалар. Балалар саф һавада, көндезге йөрү вакытында, төрле уеннар уйныйлар, калган көнгә күңел күтәренкелеге алалар.
Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан 22 июль көнне Әбде авылы китапханәсе китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә ярдәмендә китап укучылар татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән таныша, татар теленең бөтен матурлыгын ача алачак.
Бу-велосипедта йөрергә, коенырга, спорт уеннары уйнарга мөмкин булган вакыт. Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә 17 июль көнне үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар белән табигатькә "Табигать сукмагыннан җыр белән" дип аталган экскурсияг чыктылар. Экскурсиядә күңел ачу уеннары үткәрделәр,җәй турында җырлар җырладылар, иң зур тауларга күтәрелделәр, Тәмте авылында булдылар.
Мондый походлар балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы.
Теләче урта мәктәбе укучылары җәйге каникул вакытында туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. 16 нчы июль көнне бертөркем балалар Биләрдә “Сәләт “ Форумына катнашу бәхетенә ирештеләр. Форумга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән һәм балаларның ял итүләре белән танышкан. Балалар 21 нче июльгә кадәр Биләрдә ял итеп, татарча сөйләмнәрен устереп кайттылар.Җәйге яллар күңелле үтә.
Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томы гына түгел, ул әле витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу көннәрдә яраткан җиләкләре турында рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук табигать почмагына барып җир җиләге татып та карау мөмкинлеге дә булды.
2019 елның 19 июль көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Корбанова Рабига Мисбах кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рабига апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
15 июльдән 28 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы, дистәләгән мактау грамоталары иясе, якташ язучыбыз, публицист, шагыйрь Фәнил Ислам улы Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан, “Кабатланмас шәхес” дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Теләче үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулуга багышланган “Минем китапханәмдә, Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап” акциясе кысаларында “Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшрияты” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китапханәдә иң борынгы китап булып Шәриф Камалның 1950 елда чыккан сайланма әсәрләр китабы санала.