ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

19 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә күп кенә мавыктыргыч хикәяләр, роман-повестьлар авторы, озак еллар хокук саклау ограннарында эшләгән, районыбызның беренче прокуроры Татарстан Республикасынын атказанган юристы,  якташ язучыбыз Фәнил  Галиевка 80 яшь тулу уңаенннан,  “Әдипләрнең бәхете туган якта, каләм көче туган җирдәдер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китап укучылар белән күргәзмәдә урын алган китапларына күзәтү ясалды, язучының рәсем ясау, музыка, асылташлар җыюы турында да мәгълүмат җитерелде.

Айдар авыл китапханәсендә "Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап" дип исемләнгән тематик акция кысаларында  китап укучылар игътибарына "Китаплар патшалыгы Татарстан китап нәшриятына - 100 ел" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.
Китапханәдә иң борынгы китап булып Г. Ибраһимовның 1957 елда чыккан "Алмачуар"  китабы санала.

Шахмат уены хәтер, акыл сәләтләрен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала.

Бу көнне  Шармыш авыл китапханәчесе  "алтын яшьтәге" кешеләрнең өйләренә барып шахмат һәм Бөек шахматчылар турында китаплар укырга тәкъдим итте. Шахмат уйный белмәгәч, шашка турниры оештырырга тәкъдим ителде. Китап  укучылар, стажлы, бик теләп шашка уйнарга ризалаштылар.  Уен бик мавыктыргыч үтте.

20 июль көнне Питрәчтә “Скорлупино” VI нчы Рәсәй күләм фестиваль узды. Чарада Татарстан районнары җыелма командалары, шул исәптән безнең районның яшьләр командасы да катнашып, йөгерү, эстафета, кулинар баттл һәм башка спорт дисциплиналарында көч сынаштылар.

Әдәби сәгатьтә әдәплелек кагыйдәләрен искә алып, төрле чараларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм дусларыңның моңа карашлары  турында әңгәмә оештырылды.

Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында “ТАССРга 100 ел” дигән стенд эшләп куелды. Стендта дәүләтебез җитәкчеләре, конституция кабул ителү тарихы, дәүләтебезнең элеккеге һәм хәзерге билгеләре һәм башка информацияләр урын алды.

19 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Ядкәрь” вокаль ансамбленә йөрүче ансамбль членнары  Максабаш авылы плотинасы буена табигатькә экскурсиягә чыктылар. Учакта  пешкән ризыклар ,самавырда кайнаган чәй белән сыйланып киләчәккә планнар кордылар.

2019 елның 1 июль  көнендә Теләче авылында   яшәүче тыл  ветераны  Нурмөхәмәтова Сания Зарип кызына   95 яшь тулды. Шул уңайдан Сания апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 1 июль  көнендә Комаровка авылында   яшәүче тыл  ветераны  Вафина   Оркия Вәли кызына   95 яшь тулды. Шул уңайдан Оркия апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International