30 июль көнне иң яшь бәйрәмнәрнең берсе –Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә.
Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында да Дуслык көне билгеләп үтелде.
20 нче июль көнне Теләче муниципаль районы яшьләр командасы “ Скорлупино”бөтенроссия фестивалендә катнашып кайтты. Теләче муниципаль районы яшьләр командасы “ Скорлупино”бөтенроссия фестивалендә барлык ярышларда актив катнашты һәм 4 урыннны яулады. Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов ярышларда аеруча активлык күрсәтте һәм йомырка боулингы ярышында 1 урынга лаек булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз. Молодцы!
Ут җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче дә була ала. 23 июль көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ут кешенең дусты һәм дошманы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Соңыннан балалар утның дус та дошман да икәнен аңлатып рәсем ясадылар.
Максабаш авылы китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулуга багышланган “Минем китапханәмдә, Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап” акциясе кысаларында китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга китапханә фондында сакланган иң олы китаплар тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү үткәрелде.
Китапханәсез авылларны китап укуга җәлеп итү, китап белән тәэмин итеп тору максатыннан күчмә китапханәләр китапханә эшчәнлегендә әһәмиятле роль башкаралар. 23 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова күчмә китапханә белән Тәмте авылына хезмәт күрсәтте.
Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Бездә балалар ял итеп кенә калмый, алар яңа дуслар, кызыклы әңгәмәдәшләр дә табалар. Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова белән берлектә төрле яшьтәге балалар өчен "Китап белән Җәй планетасына сәяхәт" дип исемләнгән табигатькә экскурсия оештырдылар.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нче елда 4 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
20 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә "Ак каен" балалар бакчасына йөрүче балалар “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән әдәби кунакханәдә булдылар. Әлеге чараның максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштылар. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия якташ язучыбыз Фәнил Галиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырды. Фәнил Галиевның “Ерак һәм якын елларда” дип исемләнгән китабына күзәтү ясалды. “Җөри хан” исемле хикәясе кычкырып укылды.
Район мәдәният учереждениеләрендә «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республикакүләм конкурс дәвам итә. Әлеге уңайдан, 19 июль көнне, Айдар авылы мәдәният йортында «Күңелле ял итегез” дип исемләнгән иҗат концерты күрсәтелде. Әлеге концертта мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләрнең эшчәнлеге яктыртылды һәм "Оста куллар"күргәзмәсе оештырылды.