"Минем китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы" тематик акциясе кысаларында Иске Җөри авылы китапханәсе китап укучылар игътибарына "Татар китап нәшриятына – 100 ел" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәдә кече һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен язылган әсәрләр тәкъдим ителде.
18 июльдә Теләче урта мәктәбендә оештырылган “ Дуслык ” мәктәп яны сәламәтләдерү лагерендә ГТО көне үткәрелде. Балалар ГТО күрсәткечләрен үтәргә тырыштылар , беркем дә читтә калмады. Алар көннән-көн сәламәт яшәү рәвеше белән таныша һәм узләренә үрнәк итеп ала. Балалар физик күнегүләрнең кәефне күтәрүен һәм сәламәтлекне ныгытуын яхшы аңлыйлар.
18 июль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә күп кенә мавыктыргыч хикәяләр, роман-повестьлар авторы Фәнил Ислам улы Галиевка 80 яшь тулу уңаенннан “Ачы хакыйкатьне тормыш шатлыклары аша бирүче – талантлы шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу күргәзмәдә авторның иҗаты һәм китаплары белән танышырга мөмкин. Әдәби иҗаттан тыш, Фәнил Ислам улы уфология, рәсем ясау, музыка, асылташлар җыю, спорт белән мавыга.
17 июль көнне Теләченең “Тюлячинка” паркында район халкы рәхәтләнеп ял итте: “Олимп” яшьләр үзәге, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният йорты, китапханә тарафыннан оештырылган чарада шашка-шахмат уйнап, ачык һавада китап укып, рәсем ясап һәм зур экранда кино карап була иде. Хава торышы болытлы булуга да карамастан, райондашларыбыз байтак җыелган иде.
Оештыручылар әйтүе буенча, әлегедәй чаралар һәр атнаның чәршәмбесендә узачак.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмәдә Фәнил Галиевның китаплары һәм тормыш юлын чагылдырган материаллар урын алды.
18 нче июль көнне Субаш авыл китапханәсендә язучы Фәнил Галиевның 80 яшьлегенә багышлап "Үз һөнәремә чакырам" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Ф. Галиевның күп кенә китаплары урын алды.
Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да уздырырга кирәк. Әлеге максат белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап белән бергә кояшлы җәйгә” дип исемләнгән чара уздырды. Балалар белән төрле матур китаплар укылды. Балалар җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр.
Бәйгедә 50ләп көрәшче бил алышты.130 кг үлчәү категориясендә Муса Галләмов, 80 кг — Азат Нурмөхәммәтов, 65 кг — Литва егете Ручянец батыр калды.
Шаронов Михаил Петрович Шармаш авылы тарихы турында сөйләде. Уртак көч белән без авыл турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырыштык, чөнки безнең «өлкән кешеләр» исән булганда, без әле узган еллар картинасын яңадан торгыза алабыз. Очрашу барышында Шармаш авылы легендалары турында презентация каралды. Чарада катнашучылар «Живу и любуюсь родными просторами» темасына үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр. Әлеге очрашуга китапханәдә «История родного края» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Теләче районы һәм Шармаш авылы тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Туган якны өйрәнү калейдоскобы кунакларына «Село мое любимое до боли» дигән белешмәлекләр таратылды.
Теләче № 2 балалар бакчасында, "Витаминнар патшалыгы" атналыгы кысаларында, дару үләннәренә карата кызыксыну уяту һәм дару үләннәренең файдасы турында төшендерү максатыннан, уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар якын тирәдә үсүче гадәти үсемлекләрнең дә сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә алулары турында һәм кайбер дару үләннәренең исемнәрен белделәр. Әңгәмә азагында тәрбияче апалары балаларны дару үләннәре турында берничә табышмак белән дә таныштырды.