Балалар кече яштән үк тикшерергә, эзләнергә яраталар, ә җәй - кояш яктылыгы, җил, су, ком белән тәҗрибә уздыру өчен иң яхшы чор. Җәй көне генә пычранудан һәм чыланудан курыкмыйча, туйганчы тәҗрибәләр ясап була.
Бу атнада Теләченең 2нче балалар бакчасында “Җәйге тәҗрибәләр атлагы” үтә. Атнаның һәр көне нәтиҗәле уздырырга тырыша тәрбиячеләр. Балалар тәрбияче апалары белән бергә су, ком һәм җил үзлекләрен зур кызыксыну белән өйрәнәләр, төрле тәҗрибәләр үткәреп, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат алалар.