ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

Шулай ук җәй айларында, даими рәвештә, мәдәният йортын бакчасында печән чабу, җыештыру эшләре алып барыла.

Бәйрәм җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә ТАССР ның   100 еллыгына багышланган «Лишь тот достоин уваженья, кто чтит историю свою» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килүе һәм үсеше турындагы мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук китапханәдә әлеге чарага багышлап китап күргәзмәсе эшләнелде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

9 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә Фәйрүзә Мөслимованың 65 яшьлегенә багышлап "Еракка  яңгырасын көмеш моң" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәбият сөючеләр өчен Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары", “Алтын йозак” шигырь җыентыклары буенча таныш. Ул озак еллар "Ялкын" журналының әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшләде. Фәйрүзә Мөслимова-ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.

27 июнь көнне  Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р.Ш.  балалар белән  начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан  “Без начар гадәтләр белән юлдаш түгел” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты- начар гадәтләрнең һәм хокук бозуларның үзара бәйләнешен аңларга ярдәм итү, үз сәламәтлегеңне саклауга һәм ныгытуга омтылышны формалаштыруны дәвам итү.

30 июнь көнне Күкчә авылы китапханәсендә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Китап - рухи табиб” –дигән исем белән китапларга күзәтү оештырылды.

Ямбулат авылы китапханәсендә язучы - прозаик, әдәби тәрҗемәче Кыям Миңлебаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Кыям Миңлебаев - язучы - прозаик, әдәби тәрҗемәче" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. 
  Китапханәче Шакурова Г.М. язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә. 

 

27 нче июнь конне безнең балалар бакчасында Теләче узәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре тарафыннан профилактик тикшерүләр үткәрелде.Тикшерүнең максаты -авыруларны башлангыч чорда дәвалау,яисэ бөтенләй булдырмау.Тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар буенча әти-әниләргә киңәшләр бирелде.Медицина иминиятләштерү программасы кысаларында тикшерүләр бушка үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International