ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан, 26 июнь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр белән тематик сәгать  үткәрелде һәм «Наркотикам - нет» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.

Мәдәният хезмәткәрләре кызларга  кызыклы конкурсларда катнашырга тәкъдим итте. "Яшьләр көне» -ул иҗат һәм илһам, энергия һәм дәрт, белем һәм үз-үзеңне күрсәтү, мәхәббәт һәм романтика бәйрәме булды


5
июль, 2019 ел
җомга

Чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы чирлэр мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр 


28
июнь, 2019 ел
җомга

23 июнь көнне Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» керәшен халык ансамбле, Балык Бистәсе районы Каз-Чаллы авылнда узган, «Чук 2019» бәйрәмендә катнаштылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

27 июнь  көнне  Саба районы Кибәче авылы китапханәсе китап укучылары Әбде мәктәп музеенда, китапханәдә булып, авыл буйлап экскурсия ясап күп кенә яңа мәгълүматлар белделәр һәм зур кызыксыну белән иске фоторәсемнәрне, сугыш чоры предметларын карап, Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. биографиясе белән таныштылар.

Шул уңайдан Сауш авыл китапханәчесе китапханәгә даими йөрүче авып яшьләре белән «Яшьлегенне агулама» темасына сәламәтлек сәгате үткәрде. Катнашучылар игътибарына  «Мин наркотикларга каршы» дип аталган видеоролик күрсәтелеп, соңыннан фикер алышынды.

Шушы көн уңаеннан 24 июньдә Сауш авыл китапханәсендә “Яман гадәт-гомерне кыскарта” исемле  тематик күргәзмә эшләнде, анда китапханә фондыннан китаплар, газета – журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар урын алды.

26 июнь көнне Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Наркотикларга кагылма – сәламәт кал!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы-үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.

26 июнь көнне Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан Баландыш авылы китапханәчесе яшүсмерләр өчен “Наркотикларга-юк дип әйт!” дип исемләнгән әңгәмә  үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, матдәләр кабул итүчеләргә нинди куркыныч янавы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International