Шул унайдан 26 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Наркотикам - нет» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм укучылар белән тематик сәгать үткәрелде.
26 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе һәм Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында «Как жить сегодня, чтобы иметь шансы увидеть завтра» дигән күргәзмә эшләнде.
Алар ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч буларак наркомания проблемасына багышланган.
БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бу көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Шулай ук китапханәчеләр ял паркында буклетлар, листовкалар таратты.
26 нчы июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 22 укучы тәмамлады. Алар арасында Заһидуллина Илсия, Закирова Язгөл. Әгзәмова Инзилә, Гыймадиева Динә, Миннуллина Гөлназ һәм Ситдыйкова Гөләндәм кызыл аттестатка мәктәпне тәмамладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!
27 нче июнь көнне өлкәннәр группасы балалары бакчадан ерак урнашмаган паркка экскурсиягэ бардылар.Экскурсия барышында алар тере табигать белэн таныштылар:кошлар сайравын тыңлап,кояш, яңгырның үсемлекләрнең үсүләре өчен төп шарт икәнен аңлап кайттылар,кайтышлый урамда урнашкан уен мәйданчыгына кереп уйнап та алдылар.Экскурсия бик кызыклы үтте.
Хәзерге чорда әлеге куркыныч афәтнең килүе кызганычка каршы, безнең планетада ышанычлы атлый, күбрәк кешеләрне яулап ала. Әңгәмә яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенең карашлары, принциплары, нормалары булдыру максатыннан оештырылды.
26 июнь көнне Теләче районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, балалар һәм яшүсмерләр арасында «Наркотикларсыз киләчәк» дигән буклетлар таратылды. Буклетта илебез халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлегенә глобаль куркыныч янаган наркомания проблемасы турында күрсәтмә материал тупланды, шулай ук наркоманиянең балалар һәм яшьләрнең физик һәм рухи сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы буенча мәгълүмат бирелде.
«Мин тормышны сайлыйм!" шул исем астында 26 июнь көнне Шәтке авылы китапханәсендә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган күргәзмә-призыв оештырылды. Күргәзмәдә наркотик кулланучы кешенең ничек үзгәрүе, дөнья акрынлап аннан качып китүе һәм ул үзенең киләчәген югалтуы турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Күңелле балачак” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән хәтер сәгате үткәрелде. Шулай ук китапханәдә "Хәтер көне " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.