Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Күңелле балачак” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән хәтер сәгате үткәрелде. Шулай ук китапханәдә "Хәтер көне " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Наркотиклар – безгә дошман” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Балаларга наркоманнар, наркотик кебек сүзләренең төшенчәләре аңлатылды, мисаллар китерелде. Китапханәче бу афәтне юк итүдә бергәләп көрәшергә чакырды, беркайчан да аны кулланмаска кирәклеге турында әйтте.
Китаплар, брошюралар, буклетлар, вакытлы матбугат мәкаләләре укучыларга наркоманиянең физик һәм әхлакый сәламәтлеге өчен тискәре йогынтысы, наркомания – ул куркыныч авыру, ул күңелле вакыт уздыру түгел, ә тормышта сәламәтлеккә зыян китермәүче кызыклы шөгыльләрнең күп булуы турында сөйлиячәкләр.
Бүген уртанчы һәм өлкән төркеме балалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мини-музеенда экскурсия оештырылды. Әлеге экскурсия туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне ныгыту, музей, экскурсия, экскурсовод сүзләрен аңлау, монологик сөйләмне үстерү, халыкның мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, патриотик хисләр формалаштыру максатыннан үткәрелде.
БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бу көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Шулай ук китапханәчеләр ял паркында буклетлар, листовкалар таратты.
2019 елның 21 июнь көнендэ Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Садикова Рәзинә Салих кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Рәзинә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
26 июнь көнне район Советының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов җитәкчелегендә Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
26 июнь көнне Теләче районы Теләче урта мәктәбендә «Честный квиз» дип исемләнгән интерактив чара булып узды. Чараның максаты-коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, башкару һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Бу көнне халкыбыз Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган каһарманнарны искә ала. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Онытма, кешелек!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.Китап укучылар яу кырларында ятып калган якын кешеләре турындагы истәлекләре белән бүлештеләр һәм сугыш темасын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар.
22 июнь көнне Сауш авылы китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан китап күргәзмәсе куелып, авыл яшьләре өчен “Хәтеребез һәрчак уяу булсын” темасы белән информацион сәгать үткәрелде. Бу үткәрелгән чара ярдәмендә яшьләрдә патриотизм хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә бер адым булып тора.