ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.
 Халыкара   музейлар   көне  уңаеннан мәдәният йортында эшләп килүче “Туган як” почмагында әби-бабаларыбызның көнкүрештә кулланган әсбаплары куелды. Айдар авыл мәдәният йорты директоры Фаляхова  Резеда  экспонатлар белән таныштырды,үткән заман тормышы, шушы көнкүреш җиһазлары турында сөйләп узды. 
"Музейлар -мәдәни алмашуның, мәдәниятләрне баетуның һәм кешеләр арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек һәм тынычлыкны үстерүнең мөһим чарасы булып тора".

 

29  нчы май көнне   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның  барлык  11 нче  сыйныф укучылары   математика фәненнән  бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   27 нче  майда  кайбер  11 нче  сыйныф укучылары  география һәм  әдәбияттан    имтихан  язганнар иде.   Алда  сынаулар  дәвам итә. 31 нче майда  11 нче сыйныф укучылары   тарих           һәм  химия фәннәре буенча имтихан бирәчәкләр.  3  нче июнь көнне  барлык 11 нче сыйныф укучылары   рус теленнән  имтихан тапшырачаклар.  5  нче июньдә укучыларны  физикадан һәм чит телләрдән язма имтиханнар  , 7  һәм 8  нче июнь көннәрендә  –  чит  телләр  буенча  телдән  имтиханнар көтә.   Чыгарылыш сыйныф укучылары 10 нчы   июньдә   җәмгыять белеменнән , 13  нче июнь көнне  биология һәм информатика фәннәреннән имтихан язачаклар.  Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын

28 май көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы V Халыкара педагогик белем  IFTE 2019 Форумы кысаларында, укучы-мигрантларның  белеме, тәрбия һәм адаптациясендәге проблемаларга багышланган “Мигрантлык һәм мәктәп” дип аталган дискуссиядә катнашты. Чарада россия һәм чит илдән мультикультура өлкәсендә эшләүче алдынгы экспертлар катнашты. Алар арасында: Майами университетыннан профессор Дина Бирман (АКШ), София университеты профессоры Сайка  Чавдарова (Болгария),Лейпциг шәһәре университеты профессоры  Махаббат (Германия), Италиянең Падуи шәһәре университетының фәнни хезмәткәре Лючия Бомбьери һ.б.лар бар иде.  Дискуссия Казан федераль университетының UNIVER медиаүзәгендә үтте.

Шушы көннәрдә зурлар  төркеме балалары, тәрбиячеләр белән бергәлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягәбардылар. Балалар анда иске көнкүреш әйберләре, рәсемнәр, китаплар, музыка уен кораллары, хәрби киемнәр күрделәр. Балаларга әлеге әйберләрнең кыскача тарихы һәм кайчан кулланылганлыгы турында сөйләделәр . Аннары балаларга үзләре теләгән экспонатлар белән якыннан карарга рөхсәт иттеләр. Барлык балаларга һәм олыларга да үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез.

Очрашуны "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге" белгече Камалетдинов Тимур Ренат улы үткәрде.

Киңәшмәдә районнарның "ФОРПОСТ" яшьләр үзәкләрендә булган проблемалары күтәрелде. Җитәкчеләр тарафыннан яшьләр арасында "ФОРПОСТ" яшьләр хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру буенча тәкъдимнәр кертелде.

28 май көнне «Батыр» спорт комплексында Теләче районы «ФОРПОСТ» үзәгенең мәктәп отрядлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале булып узды.

Чыгарылыш кичәсе-ул олы тормышка беренче баскыч. Бер яктан, бу шатлыклы, күптән көтелгән бәйрәм, икенче яктан – бераз моңсу вакыйга. Чираттагы тапкыр чыгарылыш кичәсе безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында җылы, дустанә шартларда узды.

27 май көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләләре шулай ук мәчеткә тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Күркәм мәҗлесне авылыбызның имамы Рамил хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде һәм  рамазан аеның фазыйләтләре турында да аңлатты.

  « IT-чемпион» республика конкурсының  икенче этабына  йомгак ясалды. “ Иң актив укучы” номинациясендә Теләче урта мәктәбе укучылары Шугаепова Фәрида белән Габдрахманова Алисә, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Сабирҗанов Ильмир   җиңү  яулады. “Иң актив сыйныф” номинациясендә сыйныф җитәкчеләре    Г.Р. Сәлмәнова, Р.Р. Гөзәирова  һәм  М.Р. Тимербаева   җитәкчелегендә  5б, 9б  һәм 8в  сыйныф укучылары алга чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Теләче урта мәктәбендә «Урок Цифры» диән  Бөтенроссия чаралары кысаларында “ Интернетта куркынычсызлык “ темасына дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә балалар информацион технологияләр, проектлар белән таныштылар. Укучылар  Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр,  узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International