ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, мәктәп каршында оештырылган “Кояшкай”  лагеры   балалары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Сәяхәт  барышында китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.  Балалар китапларның мөһимлеге, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук стеллажларга куелган төрле темадагы китапларны зур кызыксыну  белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды.

29 май көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе малайлар һәм кызлар арасында беренче тапкыр йөзү буенча турнир уздырды. Әлеге турнирда тренерлар Заһидуллин Б.Х. һәм Әхтәмов Р.Н. җитәкләгән түгәрәкләргә йөрүче 45 укучы катнашты. 

2019 елның 26 май  көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәдиева Хәтимә Мөстафа кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәтимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Узәк   балалар бакчасында  27 май көнне чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбызда беренче этапны узды. Балалар бакчасында зур бәйрәм иде, тантана  бик куңелле үтте.  Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

Бүген «Игътибар балалар»акциясе кысаларында  шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунагыбыз да бар иде, ул-  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Хәбирова Ф.Ф. һәм Нуруллина Г.Р. квест- уен,ә зурлар төркеме белән Дәүләтшина Р.Н.белән Мөлекова Г.Ф.кен- викторинауздырдылар. Әлеге чараның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; җәйге чордаюлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

Ә сабантуй алдыннан бирнә җыю оештырыла. Якын тирәдә яшәүчеләр балаларның бирнә җыюларын көтеп ала. Һәр йорт бирнә бүләкләрен теләп, сөенеп бирә. Быел да без бирнә җыюны оештырдык. Балаларның күңелләрен күреп , бирнә бүләкләре тапшырган һәр авылдашка бик зур рәхмәт! Бүләкләр бик күп җыелды. Алар  буласы сабантуйда бәйрәмгә килгән һәр балага биреләчәк. Шулай ук җыелган бүләкләрдән лоторея уены да оештырылачак.

Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. . Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.

30   нчы май көнне,   Теләче урта  мәктәбендә,  районыбызның     9  нчы  сыйныф укучылары   җәмгыять белеменнән   төп   дәүләт имтиханы  тапшырдылар .   24- 25  нче  май  көннәрендә   кайбер   9  нчы сыйныф укучылары  инглиз теленнән  сынау   биргәннәр  иде.  28 нчы  майда барлык укучылар рус теленнән имтихан яздылар.  Алда  сынаулар  дәвам итә.   4 нче июнь көнне 9  нчы  сыйныф укучылары    җәмгыять белеме , информатика һәм ИКТ, география һәм химия фәненнәре  буенча  имтихан бирәчәкләр,  6  нчы июньдә -  математика буенча,  11 нче июньдә –  әдәбият,  физика, информатика һәм ИКТ, биология фәннәре  буенча   һәм  14 нче  июнь көнендә тарих, физика һәм география фәннәре  буенча имтиханнар  язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: район мәдәният йорты директоры Ф. М. Нагимова "Сабантуй-2019" район татар милли бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек, ишегалды территориясендә чыгыш ясаучы фольклор коллективларын барлау, грантлар турында район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А. Х. Туктамышева хезмәткәрләрне зур сәхнәдә узачак программа белән таныштырды. Шулай ук методисты З. В. Ибраһимова авыл клублары арасында республика конкурсына әзерлеге турында материал белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International