29 май көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе малайлар һәм кызлар арасында беренче тапкыр йөзү буенча турнир уздырды. Әлеге турнирда тренерлар Заһидуллин Б.Х. һәм Әхтәмов Р.Н. җитәкләгән түгәрәкләргә йөрүче 45 укучы катнашты.
Балалар төрле яшь үзенчәлекләре буенча 25 метрга, 50, 100 һәм 400 метрларга йөзделәр. Балаларның уңышларына сөенеп утыручы әти-әниләрне дә күрергә була иде бассейнда. Барлык балалар да бик тырыштылар, аларга афәрин генә диясе һәм алдагы буласы ярышларда зур уңышлар телисе кала. Ә җиңү яулаган спорчыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.