Бүген, мәктәп каршында оештырылган “Кояшкай” лагеры балалары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Сәяхәт барышында китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар китапларның мөһимлеге, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук стеллажларга куелган төрле темадагы китапларны зур кызыксыну белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды.