29 май көнне безнең Теләче №1 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның чыгарылыш иртәсе узды.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. . Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International