29 май көнне район мәдәният йортында авыл клублары һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм район мәдәният йорты белгечләре катнашында киңәшмә булып узды.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: район мәдәният йорты директоры Ф. М. Нагимова "Сабантуй-2019" район татар милли бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек, ишегалды территориясендә чыгыш ясаучы фольклор коллективларын барлау, грантлар турында район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А. Х. Туктамышева хезмәткәрләрне зур сәхнәдә узачак программа белән таныштырды. Шулай ук методисты З. В. Ибраһимова авыл клублары арасында республика конкурсына әзерлеге турында материал белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International