ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Шул сәбәпле, 28 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә җыелдык һәм ут белән саксыз эш итүнең зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләштек. Китапханәдә «Почемучки» клубы балалары белән «Не шути дружок с огнем, чтоб не пожалеть потом» дигән куркынычсызлык дәресе үткәрелде.  Чара уен формасында узды, викторина сорауларына җавап биреп, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен әйттеләр, соңыннан табышмаклар чиштеләр. Укучылар игътибарына интерактив презентация рәвешендә викторина оештырылды.   Дәрес ахырында балаларга ут белән куркынычсыз эш итү турында буклетлар тараттылар.

30 май көнне район хуҗалыклары арасында 2019 елның терлек азыгын әзерләү  өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.

Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Ул элек-электән яктылыкка,матурлыкка өнди торган, кешеләргә рухи тәрбия, белем бирү үзәге булган урын. Шул уңайдан, 26 май көнне,  Айдар авылы китапханәсендә "Китап йорты, китап дөньясы-һәркем өчен ачык ишеге"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәгә килгән барлык кешене дә кызыклы әңгәмә – китапханә тарихы, китап фонды, яңа китаплар белән танышу көтә иде. Әдәбият һәм уку өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә теләгән һәркем өчен  «Китаплы ГТО" оештырылды.  Төрле яшь категориясендәге китап укучылар бер минут эчендә бирелгән текстан өзекләрне тиз һәм кычкырып укыдылар. Барысы да гади һәм мавыктыргыч булды!

Ачы авылы китапханәсендә Хәрби-патриотик әдәбият айлыгы дәвам итә. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Чарага авылыбызның 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә тормыш иткән күркәм гаиләләр чакырылды. Алар үзләренең озак тигез, матур тормыш итү серләре белән уртаклаштылар, күңелләрендә уелып калган гаилә истәлекләрен яңарттылар. Алар хөрмәтенә матур җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды. Катнашучылар күңелендә үткәрелгән чара әле озак еллар матур истәлек булып саклансын иде!

30 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татар мөселман календаре авторы, танылган журналист, публицист Фәния Хуҗахмәт белән “Дөнья барыбер матур” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Чарада китапханәчеләр, укытучылар, балалар катнашты. Язучыбыз белән җылы әңгәмә корылды, шигырьләр укылды,  шулай ук чарада китап күргәзмәсе һәм китап сәүдәсе оештырылган иде. Кичәдән һәркем җылы хисләр белән таралды.

Сезнең барыгызны да Теләче муниципаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге тантана, милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар белән сыйландылар.

03-04 июнь көнне Биектау шәһәрендә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында " Күн туп» Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Әлеге ярышта Теләче, Үзәк һәм Олы Мишә мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.

3 нче июньнән Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп яны лагеры эшли башлады.  « Ак каен» лагерында 15 бала ял итәчәк. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International