3 нче июньнән Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп яны лагеры эшли башлады. « Ак каен» лагерында 15 бала ял итәчәк. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.