ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

29 май көнне Үзәк мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Китапханә безнең дустыбыз» дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар китапларны ничек сакларга кирәклеге турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм үзләре дә шигырьләр иҗат итәргә омтылдылар.

Күргәзмәдә терроризмның тарихы һәм хәзерге торышы турында китаплар һәм журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Бу күргәзмәдә китап укучы балаларның рәсемнәре дә урын алды.

XX гасырның иң кызыклы язучыларының берсе ул. Укучылар Л. М. Леоновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.`

Китапханәгә килгән барлык кешене дә кызыклы әңгәмә – китапханә тарихы, китап фонды, белешмә-библиографик аппарат белән танышу көтә иде. Шулай ук укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәче балаларга китапларны ничек укырга, алар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйләде. Нәни укучыларга уеннар ошады, «Мин бүген китапханәче» уены балаларга китапханәче хөнәре белән якыннанрак танышырга ярдәм итте.

Ямбулат авылы китапханәсендә шагыйрә Энҗе Мөэминованың тууына 95 ел тулу уңаеннан "Шигъриятнең сүрелмәс нуры" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның әсәрләренә күзәтү үткәрде.   

27 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә "Китап белән дуслык - кешене көчле итә" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.  Бу библиографик дәреснең мәгънәсе дә шунда, уку мәдәнияте хәтер эшен дә алып бара. Без, узебезнең уку белемнәребезне арттыра барган саен, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга, язучы теленнән безнең өчен яңа булган фикерләрдән канәгатълелек кичерергә ирешәбез. 

31 май – язучы, тарихчы – галим Миркасыйм Госмановның тууына 85 ел тула. 29 май көнне әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле галим, әдип, җәмәгать эшлеклесе”- исемле китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. Җитмешенче еллардан башлап "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра. 1983 елда "Каурый каләм эзеннән" исеме белән басылып чыга. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: шагыйрь Акмулла, татар шагыйре Кол Гали  һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының редакторы була. Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Бу дәреснең максаты балаларда аңлы рәвештә һөнәр сайлау, аның тормышта кирәклеген аңлату булды. Дәрес уен формасында үтте.

Ул барлыгы 80гә якын китап язган. Детектив әдәбиятының иң зур вәкилләренең берсе-Честертон детектив жанрында иҗат итүче авторларга зур йогынты ясаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International