2 июнь көнне, балаларны яклау көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен бәйрәм үткәрелде.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International