Чыгарылыш кичәсе-ул олы тормышка беренче баскыч. Бер яктан, бу шатлыклы, күптән көтелгән бәйрәм, икенче яктан – бераз моңсу вакыйга. Чираттагы тапкыр чыгарылыш кичәсе безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында җылы, дустанә шартларда узды.
Бу көн һәркем өчен дулкынландыргыч булды быелгы мәктәпкә әзерлек төркеменең 18 баласы бүген: «Сау бул, балалар бакчасы!» дип әйтте. Мәктәпкә әзерлек төркеменең чыгарылыш кичәсе бик матур, гадәти булмаган, кабатланмый торган булды.
Бәйрәм дәвамында балалар кунаклар алдында үзләренең талантларын күрсәттеләр. Программада балачак турында җырлар, инглиз телендә әкият, матур теләкләр һәм шигырьләр яңгырады , милли биюләр биеделәр ,балалар әти-әниләренә һәм балалар бакчасына матур теләкләр теләделәр. Балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. чыгарылыш төркем балаларына мәктәп тормышы дәвамында уңышлар, зур үрләргә ирешүләрен теләде. Тәрбиячеләр балаларга беренче документ – балалар бакчасын тәмамлау турында диплом тапшырдылар. Без чыгарылыш төркем балаларына уңышлар телибез!