Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында, килгән газета-журналлардан "Вакытлы матбугат – замана көзгесе" исемле күргәзмә оештырылды һәм мәгълүмат сәгате үткәрелде. Күргәзмә белән, көн дәвамында, теләге булган барлык кешеләр дә таныша алды.
Һөнәр сайлау-һәр кешенең олы тормышын билгели торган адым. Киләчәктә хезмәт базарында нинди һөнәр сайларга һәм ничек ихтыяҗ булырга? Без балаларга һөнәр сайлаганда нәрсәгә ориентлашырга кирәклеге турында сөйләдек һәм «Һөнәрләр дөньясында Компас»китап күргәзмәсеннән күзәтү үткәрдек. Шулай ук, алар «Һөнәрне тап» уенында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, ребуслар чиштеләр, эш һөнәрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр
25 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары А.А. Нурмухамметов, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Мараков , Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов , район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.З. Якупова , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты.
Совет предпринимателей Тюлячинского района предлагает принять участие в разработке Положения о предстоящем конкурсе «Лучший предприниматель года».
Свои предложения вы можете оставить в Исполнительном комитете Тюлячинского муниципального района РТ по телефону 2-10-56 или направить на электронный адрес: sovettul@mail.ru
Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елның терлек азыгы әзерләү максатыннан, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасын эшкә әзерлеге бара. Хуҗалыклар алдында терлек азыгы әзерләү техникасын механизаторлар белән хәм кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү кебек сораулар тора.
Фаил Шәфигуллинның иҗаты күпкырлы. Ул-шагыйрь, прозаик, юмор остасы, публицист һәм журналист та. Аның лирик шигырьләре, юмористик әсәрләре, балаларга һәм яшүсмерләргә атап язылган повесть-хикәяләре авторның гаҗәеп киң колачлы әдип булуы турында сөйли. Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды. Бу әдәби әсәрләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмас.
Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә 2019 елның 1 яртыеллыгына килүче газета-журналлардан күргәзмә оештырылды.
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыгыгыз арта барсын. Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.