18 май көнне, Айдар авыл китапханәсендә Фаил Шафигуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Һәркемнән каладыр бер ядкарь” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Фаил Шәфигуллинның иҗаты күпкырлы. Ул-шагыйрь, прозаик, юмор остасы, публицист һәм журналист та. Аның лирик шигырьләре, юмористик әсәрләре, балаларга һәм яшүсмерләргә атап язылган повесть-хикәяләре авторның гаҗәеп киң колачлы әдип булуы турында сөйли. Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды. Бу әдәби әсәрләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International