Чарага Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Фатих улы Зарипов, Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов, гөмерләренең күп өлешен җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вакилләре, китапханәчеләр чакырулы иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Миннехан кызы Дәүлиева ачып җибәрде. Татарстанда 2018 ел, Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан, видео язма күрсәтелде, Фәрит Даутовның “Алан-Аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада хәрбер кунак үзләре эшләгән дәверендә булган истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, бу истәлекләрне китапханәчеләр китап итеп туплап, Теләченең “Туган якны өйрәнү” музеена тапшырылачагын әйттеләр. Бу фикер бик хупланылды. Кичә Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Фатих улы Зариповның чыгышы белән төгәлләнде. Шулай ук әлеге кичәгә китап күргәзмәсе һәм закладка эшләнде.
7 май көнне Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле район мәдәният йортында узган «Балкыш – Сияние» үзешчән ветераннар башкаручылар арасындагы район фестиваленең Гала концертында катнашты.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе "Кояшкай " балалар бакчасында, тәрбиячеләр белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан "Без сугыш теләмибез" дигән темага кичә үткәрделәр.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка һәм төрле тәм - томнар жыйды, хужаларга такмаклар белән рәхмәт әйтелде, теләкләр теләнде. Әлеге йола фольклор фәнендә элек язгы сабанга чыгу уңаеннан үткәрелеп килгән Сабан туе бәйрәме белән бәйләп аңлатыла. Соңыннан балалар өчен төрле уеннар оештырылды.
Тиздән 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитә. Без балалар белән рәсем дәресендә Җиңү көне турында әңгәмә үткәрдек, балалар сугыш темасына кагылышлы картиналар карадылар. Соңыннан алар бик теләп “Бәйрәм салюты “ясадылар, балалар бик тырыштылар, чиста –пөхтә эшләделәр.
Укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында безнең халык өлешенә яуган авыр сынаулар турында сөйләделәр. Балалар халкыбызның каһарманлыгы турында сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар. Чара сугыш елларындагы презентация һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды.
Әбде авыл китапханәсендә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән акциядә катнаштылар.