10 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Без тарихта эзлебез”дип исемләнгән кичә үтте.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Чарага Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зарипов, Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин,  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов, гөмерләренең күп өлешен җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вакилләре, китапханәчеләр чакырулы иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Миннехан кызы Дәүлиева ачып җибәрде. Татарстанда 2018 ел, Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан, видео язма күрсәтелде, Фәрит Даутовның “Алан-Аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада  хәрбер кунак үзләре эшләгән дәверендә булган истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, бу истәлекләрне китапханәчеләр китап итеп туплап, Теләченең “Туган якны өйрәнү” музеена тапшырылачагын әйттеләр. Бу фикер бик хупланылды. Кичә Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зариповның чыгышы белән төгәлләнде. Шулай ук әлеге кичәгә китап күргәзмәсе һәм закладка эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International