Әбде авыл китапханәсендә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән акциядә катнаштылар.
Акциянең төп максаты-балаларда Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында патриотик хисләр тәрбияләү.
Балалар үткәрелгән чараның аеруча атмосферасын тоеп, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы рухына үтеп керсен өчен, безнең тарафтан «сугыш мизгеленең китап хәтерендә" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Кереш әңгәмәдә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Власова Н. балалар белән сугыш турында фикер алыштылар һәм презентация карадылар.