ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Балаларда китапка кызыксыну уяту; китапка дөрес караш формалаштыру, аны дөрес саклау кагыйдәләренә өйрәтү; балаларда шәфкатьлелек хисләре, әхлаклылык тәрбияләү  максатыннан, Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Кадерлә син, ярат китапны!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәп дәресе үткәрелде.
 Балалар, китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе
Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында

8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

7 апреля в ледовом катке «Тюлячи – Арена» прошли заключительные игры Тюлячинской хоккейной лиги среди мужских команд сельских поселений Тюлячинского муниципального района на Переходящий Кубок «Тюлячинской хоккейной лиги» Встретились  3 команды, всего было 45 человек.

Сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык, шуңа күрә аны саклау һәм ныгыту һәр кешенең бурычы булып тора. Шул уңайдан, 6 апрель көнне Максабаш  авыл  китапханәсендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.

Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. 5 апрель көнне  Урта Мишә авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Кошлар турында шигырьләр, табышмаклар укыдык. Кошлар табигатьнең күрке. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.

Всего приняло участие 342 чел, 43 команды. Команда Тюлячинского района заняла 1 место.  2 место у команды Альметьевск, 3 место -  Мамадыш.

5  нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Гатауллина Амина һәм Гыйниатуллина Диләрә “Тере классика ”  халыкара конкурсының региональ этабында катнаштылар. Гатауллина Амина һәм Гыйниатуллина Диләрә  халыкара конкурсның региональ этабында актив катнашып дипломга лаек булдылар. Укучыларга конкурста  унышларга ирешүдә рус теле һәм әдәбияте укытучылары  Е.Я. Нуртдинова һәм Г.М. Шайдуллина ярдәм итте.Котлыйбыз!

3 апрель көнне Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә районкүләм “Тирә-ягыбыздагы дөнья” дип исемләнгән 2-5 нче сыйныф укучылары өчен мини-олимпиада булып үтте. Әлеге олимпиаданың максаты – башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйль белем, табигать фәннәренә кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны ачыклау, үстерү иде. Олимпиада 10 минутлык әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте.

«Сәламәт туклану гомер озынлыгын арттыра» акциясе кысаларында, лидерлар Шакирова А.Р. һәм Гилазова Т.Н. Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең1-4 сыйныф укучылыры белән  дәрес үткәрделәр.Укучылар дәрестә сәламәт  тәндә сәламәт акыл булуына тагын бер кат инандылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International