Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. 5 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Кошлар турында шигырьләр, табышмаклар укыдык. Кошлар табигатьнең күрке. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.