Сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык, шуңа күрә аны саклау һәм ныгыту һәр кешенең бурычы булып тора. Шул уңайдан, 6 апрель көнне Максабаш авыл китапханәсендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.