ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Туган иленә, ватанына, милләтенә тугъры булган җәмәгать эшлеклесе татар халкының яшәешендә зур урын алып тора. Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды һәм киң катлам укучыга тәкъдим ителде.

 

17-18 март көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” бию төркеме ( җитәкчеләре Касимова Ләйлә Ильмаз кызы)  XIX нче Республика күләм «Созвездие – Йолдызлык» дип исемләнгән яшьләр телевизион фестиваленең зона турында катнаштылар. “Сюрприз” бию төркеме 2 урынга лаек булды һәм Казан шәһәренә суперфиналга чакыру бирелде, “Асылташлар” бию төркеме “Иҗади эзләнү өчен” диплом белән бүләкләнде.  

 

Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камиль Садриевка мөрәҗәгать иттеләр. Камиль Гәйнетдинович мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

Бүген тәрбияче Вера Измайлова   зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  белән  Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары елга буйлап чана шудылар. Табигать үзгәрешләренә игътибар итеп карның һәм бозның сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.

Балаларның туган як табигате белән таныштыру, аның культурасы һәм гөреф- гадәтләрен өйрәтү балаларны үз ягының чын патриоты булуны тәрбияли.

 

Бу конкурста безнең Теләче беренче балалар бакчасының балалары әти – әниләре белән берлектә катнаштылар.  Фасхетдинов С.өченче урын яулады. Фәсхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар яулавын телибез!!!

                                                               

Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан, табигатебезнең бизәкләре булган кошлар турында "Кошлар - безнең дуслар" дип исемләнгән экологик чара үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр. "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар –безнең дусларыбыз" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.

Яшь буында татар халкының мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү һәм аның фольклорын популярлаштыру максатыннан, Күкчә авылы китапханәсе « Наши истоки. Читаем фольклор» Бөтенроссия акциясендә катнаштып, диплом белән бүләкләнде.

15 март көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 28 данә (15- зурлар өчен, 13- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.

Вахит Имамовка 65 яшь тулуга багышланган бу чара яшьләр катнашында үтте. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Яшьләр аның китапларына күзәтү үткәрделәр һәм берничәсен укырга алдылар. Бу чара яшьләргә  китапханәдән китап алырга этәргеч булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International