ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан, "Юбиляр ай язучылары" рубрикасында "Язучы Бондаревның тууына 95 ел " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Экспозициядә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.

27 нче тапкыр үткәрелүче   әлеге ярышта Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибрагимов А. катнашты һәм ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 1 урынга лаек булды. Балалар бакчасы коллективы яшь спортчыны җиңүе белән котлый һәм әти-әнисенә зур рәхмәтен  җиткерә.

15 март көнне Баландыш төп мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында  дәвамчанлык» дигән темага район семинары булып узды. Семинар вакытында кунаклар рус теленнән «Весна» темасына  занятие һәм башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карый алдылар.  Шулай ук «Нәүрүз бәйрәме» дигән чара да күрсәтелде.   Очрашуда  укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар.

Максабаш авыл китапханәсе татар халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.

Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Илһамлы иҗат” исемле китап күргәзмәсе куелды. Беренче иҗат тәҗрибәләре, әдәби-публицистик язмалары Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. 2001 елда «Утлы дала», «Тозлы яра» (2002) романнары, «Могикан» (2001) повестен яза. 2002 елда Вахит Имамовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Ул — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Библиографик дәрес – китап укучыларга китапханәдән дөрес файдалану, китапларның нинди бүлекләрдә торуын төгәл билгеләү өчен, ничек итеп белешмә – библиографик аппараттан дөрес кулланырга, словарьлар, справочникларны өйрәнү өчен кирәк.

             16 март көнне Шәтке авылы китапханәсендә балалар белән “Әйдәгез словарь өйрәнәбез” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты; балаларга словарь, справочниклардан кулланырга өйрәтү. Дәрес башында китапханәче Галимуллина К.Х. балаларга  словарьлар турында сөйләде. Катнашучылардан нинди словарьлардан кулланганнары барын сорашты.

Күргәзмәгә төрле яшьтәге укучылар өчен татар һәм рус телләрендәге китаплар куелды. Җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы китаплар укучылар күңеленә хуш килер.

Анда ТАССР ның 1920-30 нчы  еллардагы үсеше, Бөек Ватан сугышы елларында, Татарстанның хәзерге этабы күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International