22 февраль көнне Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Багаутдинова Шамсезихан Фатхулла кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Нурмөхәммәтов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баручы Хазиев Рифат Рашитович килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар
22 февраль көнне Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Багаутдинова Шамсезихан Фатхулла кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Нурмөхәммәтов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баручы Хазиев Рифат Рашитович килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар
Сессия утырышында барлык депутатлар да Хәсәншин Х. Ш. эшен бик югары бәяләделәр һәм аңа киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр. Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баруны Хазиев Рифат Рашитовичка йөкләделәр.
Күргәзмәдә төрле милләтләрнең халык авыз иҗатын туплаган китаплар тәкъдим ителде. Халык авыз иҗаты әсәрләре билгеле бер төркемнең фикерен һәм кичерешләрен чагылдырып кына калмый, коллектив белән бергә төзелә һәм тарала. Әлеге күргәзмә аша китап укучыларыбызга һәрбер халыкның фольклоры бик бай, тарихы, гореф – гадәтләре һәм мәдәнияте кабатланмас икәнен җиткерергә тырыштык.
Кичәдә күп кенә язучыларыбызның туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Туган тел темасына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә “И туган тел, и матур тел” темасына китап күргәзмәсе куелды.
Бу акциянең максаты - үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау. Бу көнне китапханәдә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. "Табышмакны әйтеп бетер" дигән викторина шулай ук бик кызыклы узды. Ахырдан чарага катнашучыларга «Борынгы йолаларның яшьлеге» дип исемләнгән буклетлар өләшенде.
Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту йөзеннән үткәрелде. Шулай ук зирәк, тапкыр укучыларыбыз билгеләнелде.Туган телгә багышлап татар халык макәльләре әйтелде.
Китапханәче "Нурлар" клубына йөрүче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан "Камыр-батыр", "Ак Елан", "Һөнәр алтыннан кыйммәтрәк" һ.б. әкиятләренә кычкырып уку үткәрде. Балалар бик теләп “Иң матур сүз”, “Тәмле сүз” китаплары буенча табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр укыдылар. Әлеге чара "Без туган телебезне киләчәк буынга җиткерергә бурычлыбыз" девизы белән тәмамланды.
Бүгенге көндә Россия армиясе рәтләре сафларында безнең авылдан 3 егетебез: Хөсәинов Илназ, Гарифуллин Зөлфәт һәм Мәрданов Нияз илебез алдында бурычларын үти. Чәй өстәле артында солдат әниләре үзләренең уй - кичерешләре, присяга кабул итү тантанасына барулары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.
Чарага 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Туган тел яшәргә, үзеңне һәм башкаларны белергә ярдәм итә. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк . Укучыларга үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә укучылар өчен "Тел-күңел көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.