ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көн 2000 нче елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Татар теле  – бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Шул унайдан, 21 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле телләр турында китаплар куелды: язучыларның тел турында  язган цитаталары, мәкәльләр һәм кече яшьтәге балалар китаплары куелды. Бу күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен эшләнде.

21 нче февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсы үтте. “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсында Теләче урта мәктәбе укучысы Шакиров Кәрим катнашты. Шакиров Кәрим конкурсның барлык биремнәрендә  уңышлы  чыгыш ясады  һәм “ Иң тапкыр татар егете” номинациясендә җиңү яулады.  Кәримне “ ТАТАР ЕГЕТЕ-2019”  район конкурсына татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.М. Ибрагимова әзерләде. Котлыйбыз!

Туган тел! Хәркем өчен дә газиз сүз бу. Китап укучы балалар белән туган телдә куп кенә китаплар укылды, шигырьләр сөйләнде. Татар теленең гимны булган "И туган тел" җыры да җырланды.

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.  Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. “Туган телнең асыл байлыклары” – исемле китап күргәзмәсе куелды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Үз ана телем  - минем өчен  матур, иң матур тел”- дигән исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.

21нче февраль көнне Иске Җөри мәдәният йортында Коррупциягә каршы  көрәш республика күләм рәсем, инша конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. 

Тел - аралашу чарасы гына түгел, бу мәдәни кыйммәтләрне тапшыру чарасы да. Тел - безнең матди һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү өчен иң көчле корал. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү - тынычлыкны саклау ачкычы. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар туган телебезгә багышланган күргәзмә белән таныштылар.  Күргәзмәдә телләр турындагы, сөйләм мәдәнияте турындагы  китаплар, матур әдәбият әсәрләре, төрле әкиятләр, мәкальләр, шигырьләр  китаплары урын алды.

Әлеге презентация - викторина ярдәмендә балаларга кешеләрнең дөньяда кылган барлык гамәлләре тел ярдәмендә башкарылуы турында аңлатылды. Телдән башка берни эшләп булмый, бигрәк тә фән, техника, һөнәр сайлау, сәнгать өлкәсендә, гомумән тормышның алга китүен телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

21нче февраль  көнне  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 7.09.2018 ел, № под-1316/18 боерыгы нигезендә, укучыларның коррупциягә каршы дөньяви карашын формалаштыру максатыннан, " Гадел яшәргә кирәк!"конкурсына йомгак ясалды . Бүләкләнүчеләр арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары да бар.  Шулай итеп, 5-9 сыйныф укучылары арасында «Плакат» номинациясендә 3 урынны Гарипова Әдилә, 1-4 сыйныф укучылары арасында «Аппликация» номинациясендә 1 урынны - Заббарова Фәридә, 2 сыйныф укучысы, " Нәрсә ул риясызлык?” сочинение  конкурсында 2 урын - Гыйләҗева Танчулпан, 6 сыйныф укучысы, актив гражданлык позициясе өчен " номинациясендә 2 урын –Заһидуллина Азалия, 8 сыйныф укучысы . Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International