31 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Ул - туган як җырчыбыз" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатында туган якка багышланган шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланды.
Алар П.Бажов әкиятләрен укыдылар. Үзләренә ошаган әкияткә иллюстрация ясадылар.
2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм китапларны кычкырып укулар үткәрде. Ул балаларга сугыш елларының авырлыгы, бу акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде, аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китаплар, герой пионерлар турындагы альбом белән таныштырды. Кычкырып укулардан соң укучылар китаплар турында фикер алыштылар.
31 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә терроризмга каршы тору буенча "Терроризм- чикләр белми" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар өчен күргәзмә янында күзәтү үткәрелде, террорчылык актлары чагылдырылган мәгълүмат һәм әдәби әсәрләр белән таныштырылды.
Күкчә авылы китапханәсе «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» акциясендә катнашты. Китапханәче "Батырлар даны мәңгелек" - дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар партизаннар, подпольщиклар, разведчиклар, партизаннар хәрәкәте турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмәдә укучыларга Б. Лавреневның «Вихр Разведчик», Ю. Корольковның "Партизан Леня Голиков», Г. Набатовның «Зина Портнов» хикәяләреннән өзекләр укылды. Бу чарага шулай ук «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» - дигән темага китап күргәзмәсе дә әзерләнде.
Быел да китапханәче Хуҗиәхмәтова Зәнфирә “Фатих Хөсни музеенда кунакта” дигән исем белән авыл яшьләре катнашын да музейга экскурция оештырды. Яшьләр язучының тормыш юлын, иҗатын барладылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә белән дә кызыксындылар.
Бу акция өчен Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова истәлекләре буенча язылган Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар"әсәре сайланды . Балаларга бу дулкынландыргыч хикәя бик ошады, ул Ватаныбызга тирән мәхәббәт һәм патриотизмга өйрәтә.
Ул совет развечиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Партизану Отечественной войны» медале оешу көненә багышлап үткәрелде (1943 ел, 2 февраль). Шул уңайдан, “Война знакома нам по книгам” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә күзәтү кычкырып укулар белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар китаплар турында фикер алыштылар.
Безнең Урта Мишә авылыннан әфган сугышында 2 кеше катнашты. Әфганстандагы сугыш ун елга якын дәвам итә (1979-1989 еллар). Ул Бөек Ватан сугышының дәвамлылыгы һәм зур масштаблы локаль каршылыкка әверелде. Әфганстанда 620 меңнән артык хәрби хезмәт узды. 15 меңнән артык солдат һәм офицер һәлак булган. 92 кешегә Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. 2019 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, «Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы яшүсмерләрен «Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел» республика конкурсында катнашырга чакыра. Урта Мишә авылының 7 нче класс укучысы Сафиуллин Ильмирның эше конкурсның район этабына җибәрелде.