ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

1 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизм – гасыр афәте” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә алып барылды. “Экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре,  диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Шуңа күрә дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”. Әңгәмә барышында, бездә экстремизмга урын юк, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез, дуслык-татулык – иң зур байлык” -дигән нәтиҗә ясалды.

1  нче  февраль көнне  Түбән  Кама шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының  йомгаклау туры үтте.   Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең  8 в сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина  җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш  ясады һәм призёр булды,  Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.   Котлыйбыз!

31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында”Иң шәп әйдаман” конкурсы үтте. Бәйгедә, 14 мәктәптән,  иң актив, иң яхшы укучылар катнашты. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Шарипов Д. үзенең иҗади сәләте, оештыру осталыгы белән аерылып торды һәм районыбызның иң яхшы әйдаманы исеменә лаек булды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.        

В период подготовки к весенне—полевым работам очень важно полноценное финансовое обеспечение всего комплекса сельскохозяйственных работ. Для сельхозорганизаций, не обладающих достаточным количеством собственных оборотных средств, предусмотрена возможность привлечения заемных средств на сезонно—полевые работы по льготной ставке, которая составляет не более 5%.

Февраль ае Баландыш авыл китапханәсендә патриотик тәрбия бирүгә багышлана  Патриотизм – Россиянең көч һәм куәтләренең нигезе, һәм мондый чаралар үсеп килүче буында державалар өчен горурлык тәрбияли, Ватанны саклаган өчен гомерләрен биргән бөтен кешеләргә хәтер билгесе булып тора. Китапханәгә килүчеләр Россия тарихының төрле чорларында Ватанны саклаучылар батырлыгы турында китаплар һәм иллюстратив күргәзмәләрдә күрсәтелгән басмалар белән таныша.

31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә  "Иң шәп әйдаман” республика  конкурсының  муниципаль  этабы үткәрелде.  Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 укучы көч сынашты. Әйдаманнарыбыз барысы да конкурска бик яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бәйгедән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте. Теләче урта мәктәбе укучысы  Миләүшә Сәмигуллина “Эрудицияле вожатый”  номинациясендә җиңү яулады.

Хөрмәтле  әти – әниләр ! 2019нчы  елның 1 нче февраленнән  балаларыгызны 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар тапшыру башланды.Гаризалар  дәүләт хезмәте порталы аша тапшырыла.

31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән  укучылар  катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар  балалар коллективы белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең  8  нче сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (Җитәкчесе Мөбәрәкшина Ф.Г.) “Иң яхшы күңелле һәм ярдәмчел вожатый» номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!

29 – 31 нче гыйнвар  көннәрендә республикабызда  татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар теленнән  үткәрелгән олимпиададан  Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең  4 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия (укытучысы Заһидуллина  Әлфирә  Нургалиевна) призер булып кайтты. Укучы да, аны әзерләгән укытучысы да Мәгариф  һәм фән министрлыгының Дипломы  белән  бүләкләнде. Без аларны бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!

Аның барышында балалар язучының кыскача биографиясе, шулай ук аның иҗаты белән таныштылар – аның исеме бик уңышлы булган «Малахитовая шкатулка» кебек танылган әсәрләре белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International